Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 февраль 2019, 13:56

Авыл дөнья базарына ышанычлы атлый

Республиканың аграр сәясәтендә өстенлекле гомумдәүләт проекты нинди урын тота?

Агросәнәгать комплексы Башкортстан икътисадында үсеш нокталарының берсе булырга тиеш, әлегә тармакта тулысынча тормышка ашырылмаган зур мөмкинлекләр булуы күренә. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм Башкортстан халкына Юлламасында республика авыл хуҗалыгының соңгы вакыттагы хәленә шундый бәя бирде. Аның фикеренчә, республика азык-төлек базарының ихтыяҗы 350 миллиард сум белән билгеләнә, ә җитештерү күләме 170 миллиард сумнан артмый. “Тармак, нигездә, әзер туклану продукты түгел, ә чимал тәкъдим итә, сата, димәк, өстәмә бәягә бик зур күләмдәге керемен алып җиткерми... Үзебезнең республикада аграр чималны тирәнтен эшкәртүне киңәйтергә кирәк. Бу — безнең агросәнәгать тармагы алдында торган беренчел бурыч”, — диде Радий Фәрит улы әлеге чарада.
Мәгълүм булуынча, ил башлыгы Владимир Путинның узган елгы “май указлары”нда аграр тармакта җитештерүне арттыру, дөнья базарындагы лидерлыкны саклап калу мәсьәләләренә дә мөһим урын бирелде. Президент илдә 2024 елга кадәр аграр экспорт күләмен ике тапкыр арттыру бурычы куйды. 2017 елга аграр экспорт күләме 21 миллиард доллар тәшкил иткән булса, үткән ел йомгаклары буенча ул 26 миллиард долларга якынлашты. Соңгы елларда дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгына күрсәтелгән ярдәм яхшы нәтиҗәләр бирде. Әйткәндәй, агросәнәгать тармагын үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында узган елда аграрийлар 259 миллиард сум күләмендә ярдәм алган булса, быел ул 300 миллиард сумнан артачак дип көтелә.
Ә инде 2036 елга кадәр тагын да амбициоз бурычлар билгеләнде. Бу вакытка илдә ашлыкның тулай җыемы елына уртача 150 миллион тоннага җиткереләчәк. Монысы, әлбәттә, экспорт күләмен әлегедән байтакка арттырырга этәргеч бирәчәк. Әйтергә кирәк, Русия соңгы елларда бөтендөнья сәүдә базарында үзен иң күп күләмдә бодай сатучы экспортер итеп танытты да инде.
Әлбәттә, илдә авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп җитештерүче тәүге ун төбәк исемлегендә булган Башкортстанның алдагы елларга тагын да киеренкерәк бурычлар билгеләве аңлашыла. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Юлламасында яңгыраган бурыч­лар аграрийларның максатлы эш алымына әверелде. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, үзебездәге ихтыяҗны канәгатьләндерерлек күләмдә әзер продукция җитештерү юнәлешендә зур эш башкарылуын билгеләде. Шул максаттан хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә, азык-төлек базарында яңа субъектлар булдыруга игътибар арта. Кече бизнес партнерлар буларак берләшүгә йөз тота.
Гомумән, республиканың авыл хуҗалыгын үстерүдә алдагы елларда нинди бурычлар билгеләнә? “Авыл хуҗалыгын үстерү” программасы кысаларында җитештерү ни дәрәҗәдә үсәчәк?
— Русиянең авыл хуҗалыгын үсте­рүдә яңа этап якынлаша. 2020 елга кадәр чорга исәпләнеп кабул ителгән дәүләт программасы төгәлләнергә бер елдан да кимрәк вакыт калды. Соңгы алты елда Агросәнәгать тармагын үстерү буенча дәүләт программасында билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 1,2 триллион сум акча бү­лен­де. “Аграр документ, беренче чиратта, илнең азык-төлек хәвефсез-леген тәэмин итүгә юнәлтелгән иде һәм без бу максатка ирештек, — диде күптән түгел Хөкүмәттә АПК мәсьә­ләләре өчен җаваплы вице-премьер Алексей Гордеев. — Хәзер яңа бурычлар тора. Аграр бизнес, авыл хуҗалыгы продукциясен тирән­тен эшкәртүне арттыра барып, яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Җитештерүченең сатып алучы ал­дын­дагы җаваплылыгын арттырып, азык-төлекнең сыйфатын тагын да яхшырту таләп ителә.
Экспертлар фикеренчә, әлеге вакытта гамәлдә булган дәүләт прог­раммасының асылы, нигездә, халыкны сыйфатлы һәм арзан продукция белән тәэмин итү чаралары белән генә чикләнде һәм, шунлыктан, тоташ аграр тармакны комплекслы үстерүгә әллә ни зур йогынты ясый алмады. Димәк, аграр предприятиеләрнең барлык мөмкинлеге тулай продукция җитештерү күләмен арттыруга юнәл-телде, ә инде көндәшлекне үстерү, шул ук вакытта чималны тирәнтен эшкәртү мәсьәләләре игътибар читтә калды.
— Агымдагы елның республика­ның авыл хуҗалыгы тармагы өчен технологик казанышлар, идарә итүне камилләштерү һәм инвестицияләр җәлеп итүгә ышанычлы адымнар елы булачагына ышанам, — диде күптән түгел гәзит хәбәрчесе белән очрашуда Илшат Фазрахманов. — Быел кече һәм урта бизнес структурасында эшкәртүне арттыруга басым ясалачак. Сүз әлегә кадәр җитештерү белән шөгыльләнгән фермерларны, зур булмаган хуҗалыкларны үзлә­ренең продукцияләрен эшкәртер-гә өйрәтү турында бара. Бу — коопе-рациягә берләшүдә, инвестицион тәкъдимнәрне формалаштыруда дәүләт ярдәмен күрсәтүдә төп шарт булачак. Эшкәртү белән шөгыль­ләнү-челәргә алар сатып алган җиһаз-ларның 50 процентына кадәр бәясен субсидияләү күз уңында тотыла. Әлбәттә, Башкортстан аграрийлары эчке сәүдә базарын тулыландыруда гына түгел, ә экспорт эшчәнлеген киңәйтүдә дә зур максатлар билгели.
Белешмә. 2024 елга Башкортстан аграр экспорт күләмен 108,3 миллион долларга җиткерү бурычын куя. 2017 елдагы белән чагыштырганда, үсеш өч тапкыр күбрәк. Үткән елның 11 аенда аграр экспорт 70 миллион доллар тәшкил итте, бу 2017 елдагы шул чор күрсәткеченнән 2,3 мәртәбә күбрәк.
Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүмат-ларга караганда, чит илгә сатылган продукциянең 48 процентын ашлык тәшкил итә. Гомум экспорт күләмендә көнбагыш һәм рапс мае — 26, шикәр — 7,1, мал азыгы — 5,4, сөт продукт­лары, йомырка һәм бал — 4,2, орлык мае 2,9 процентны алып тора. Әйткән-дәй, узган елның октябрендә Башкортстан беренче тапкыр Литвага 2,44 миллион долларлык рапс мае озатты.
Республиканың алдагы 4-5 елда үсеш перспективалары шулай фаразлана. Дөресрәге, аграр җитеш-терүчеләр алдында торган бурычлар бу. Әйтергә кирәк, аграр сәясәттәге стратегик юнәлешләрнең һәркайсы фәнни нигезләнгән. Соңгы елларда җитештерүдә генә түгел, ә тармакны тоташ модернизацияләүдә җитди адымнар ясалды. Узган елда, мәсә­лән, игенчелектә югары маржиналь һәм традицион булмаган культураларга өстенлек бирү үзен аклады. Рапс, җитен, ногыт борчагы, горчица мәйданнары артты. Шул ук вакытта, туфракны ярлыландыручы көнбагыш плантацияләре күләме кимеде. Һәм игенчелектәге мондый яңалыклар ел ахырында гадәттәгедән күбрәк керемнәре белән дә куандырды.
Башкортстанның аграр тармагында Русиянең һәм чит илләрнең эре уенчылары күренә башлавы да бездә авыл хуҗалыгының тотрыклы үсеш юлында булуын һәм дөрес дәүләт сәясәте алып барылуын күрсәтә. Франциядән, Италиядән эре компа-ния­ләр, илдә билгеле “А7 АГРО”, Ырынбурдагы җәмгыятьләр үткән елда терлекчелек тармагына шактый инвестициясен салды.
Шунысы да игътибарга лаек: республикадагы эре җитештерүчеләр ара­сында да эре проектлар белән эшләргә теләүчеләр арта. Алар, нигездә, үзләре яшәгән төбәктә ит һәм сөт җитештерүне күз уңында тотучы кыйммәтле проектлар тәкъдим итә. Әйтик, Калтасы районының — “Победа”, Әбҗәлил районының — “Красная Башкирия”, Авыргазы районы­ның — “Урожай”, Мәләвез районының “Ашкадар” аграр пред-прия­­тиеләре үзләрендә проектны “ноль”дән башлап, әлеге вакытта төзелеш эшләре алып бара.
“Авыл хуҗалыгын үстерү” программасы, билгеле, аграр җитеш-терүне арттыруны гына түгел, ә тармакны модернизацияләү, фәнни казанышларны нәтиҗәлерәк куллану, кадрлар потенциалын ныгыту, авылда кече һәм урта малтабарлыкны үстерүгә булышлык итү, авылны социаль үстерү кебек тагын берничә юнәлешне берләштерә. Аларның барысы да, беренче чиратта, республика халкын үзебезнең экологик чис­та продукция белән тәэмин итүгә, авыл халкының хезмәт һәм яшәеш шартларын яхшыртуга һәм иң мөһиме — “Башкортстан продукты” маркасы белән җитештерелгән аграр продукцияне дөнья базарына алып чыгуга юнәлтелгән. Башкортстанда авыл хуҗалыгын үстерү программасы кысаларында тармак министрлыгы үзебезнең продукцияләрне бренд дәрәҗәсенә күтәрү буенча да зур эш алып бара.
— Әгәр без үзебезнең эшкәртү-челәргә дәүләт ярдәме күрсәтү турында сүз алып барабыз икән, димәк, урындагы җитештерүче сәүдә базарына да җитештергәнен түбәнрәк бәя белән тәкъдим итәргә тиеш дигән сүз. Ягъни үзебезнең продукция читтән кертелгән шундый ук ризыктан бәясенең түбәнрәк һәм сыйфаты яхшырак булуы белән аерылып торырга тиеш. Быел кибетләрдә фермер продукцияләрен күбрәк тәкъдим итү чаралары да җанланачак. Әл-бәттә, үзебезнең фермерларны күз уңында тотам. Без үзе җитештереп, эшкәртү белән шөгыльләнүче, про­дукциянең сыйфатын, сакланышын тәэмин итеп һәм башка таләпләрне төгәл үтәп сәүдә итүче барлык эшкуарларга да дәүләт ярдәме күрсә­тәчәкбез, — ди Илшат Фазрахманов.
Әлегә кадәр федераль эре сәүдә челтәрендә Башкортстанның аграр продукциясен тәкъдим итү катлаулы иде. Хөкүмәт дәрәҗәсендәге сөйлә-шүләр эзсез калмады. Башкортстанда урнашкан федераль сәүдә предприя­тиеләре киштәләрендә тәкъдим ителгән продукциянең 35-40 проценты, ниһаять, узган ел йомгаклары буенча республика җитештерүчеләре-неке булды. Шушы ел ахырына кадәр аны 50 процентка җиткерү максаты куелды.
Читайте нас: