Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 гыйнвар 2019, 18:59

Радий Хәбиров: “Мин кешеләрнең тормышын яхшыга үзгәртү өчен килдем”

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Ведомости” гәзите хәбәрчесе сорауларына җавап бирде.

Әңгәмәдә аның республика җитәкчесе булуга кадәр хезмәт юлы, эш алымнары, куелган максатлар һәм башка шундый мөһим мәсьәләләр яктыртылды.
— Әлбәттә, мин нәрсәнедер яхшырту өчен килдем — кешеләрнең тормыш-көнкүрешеннән башлап, икътисадның нәтиҗәлелегенә кадәр. Әмма моны лозунг димәс идем, бу сүзләр минем Башкортстанга җитәкчелек итә башлавымның сәбәпләрен аңлата, — ди төбәк җитәкчесе.
Ул халык белән очрашканда биргән вәгъдәләренең үтәлешенә аерым игътибар бирүен сызык өстенә ала.
— Районнарга барганда минем янда сөйләшүләрнең протоколын алып баручы кеше була. Мин биргән вәгъдәләремне үтәргә, ә үти алмаган очракта, бирегә янә килергә һәм ни өчен шулай килеп чыгуын аңлатырга бурычлы, - ди ул.
Кешеләрнең тормышын яхшыртуны көндәлек мәсьәләләрдән башлауны күп күрә ул. Халык чиста, якты подъездлы йортларда яшәргә, уңайлы парковкалардан файдаланырга, балалар заманча мәйданчыкларда уйнарга хаклы. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү катлаулыракларын чишүгә юл ача.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
Читайте нас: