Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 гыйнвар 2019, 11:37

Сибай балаларын Кырымда кабул итәчәкләр

Бүген Сибайдагы эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы карьерында булдылар.

– Сергей Валерьевич, бу хәлне аңлап, Сибайга барырга тәкъдим итте. Шуңа күрә без маршрутны үзгәрттек, – диде Радий Хәбиров. - Бурычыбыз - һава пычрану, халык борчулары белән бәйле мәсьәләне бетерү, медицина эшен җайга салу. Бер атнадан ук сизелерлек нәтиҗәләр алырбыз дип өметләнәм.
Сергей Аксенов Сибайдан 500 баланы Кырым шифаханәләре кабул итәчәген белдерде.
– Без моны аңлыйбыз. Үзебездә дә охшаш очраклар булды. Әлбәттә, өлкәннәр, беренче чиратта, балалар турында кайгырта. Шуңа күрә Башкортстанга һәм Сибайга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Радий Фәрит улы хакимият башлыгы белән балаларга юлламаларны бүлү тәртибен билгеләячәк. Ә без үз ягыбыздан барысын да оештырачакбыз. Без сезне республика исәбенә кабул итәчәкбез, – диде Сергей Аксенов.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: