Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 гыйнвар 2019, 11:33

Радий Хәбиров һәм Сергей Аксенов Сибай бала тудыру йортында булдылар

Бүген Сибайдагы эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов үзәк шәһәр больницасының бала тудыру йортында булдылар.

Төбәкләр җитәкчеләре медицина хезмәткәрләре, бала табучы хатын-кызлар белән аралаштылар, табиблар, медикаментлар, җиһазлар белән тәэмин ителеше белән кызыксындылар.
Пациентларның берсе өлкән баласының йөткерүе турында әйтте һәм башка балалар белән бергә Кырым шифаханәсенә җибәрү мөмкинлеге белән кызыксынды.
- Без Магнитогорскидан өч самолет җибәрәчәкбез. Республика очу өчен түләүне үз өстенә алачак. Сезнең бурыч – баланы озатып баручы булырга тиеш, – диде Радий Хәбиров.
- Иң мөһиме - борчылмагыз. Сезнең сәламәтлек өчен зыян булмаячак. Якын арада без бу мәсьәләне хәл итәчәкбез. Бераз түзегез.
Фото: Республика Башлыгы сайтыннан
Читайте нас: