Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 гыйнвар 2019, 11:27

Кырым делегациясе Уфаның бер медицина үзәге белән танышты

Уфа “ПЭТ Технолоджи" медицина үзәге Кырым делегациясенең булган тагын бер пункт булды.

Үзәкнең директоры Павел Головин кунакларга дәвалау оешмасының 2014 елның маенда ачылуын сөйләде. Инвестицияләр күләме якынча 1 миллиард сум тәшкил иткән.
Кырым Министрлар Советы Рәисе урынбасарлары Михаил Селезнев һәм Алла Пашканова циклотрон-радиохимия комплексы участогы эше белән таныштылар, аларга "ПЭТ-сканер" һәм "Кибер-Пычак"ның ничек эшләвен күрсәттеләр.
Медицина үзәгендә Русия өчен уникаль, радиофармпрепаратлар сыйфатын контрольдә тоту һәм илтеп җиткерү системасы эшли.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: