Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 гыйнвар 2019, 11:22

Кырым делегациясе Уфа предприятиесе белән танышты

Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Михаил Селезнев Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Илшат Таҗетдинов озатуында керамика плитка җитештерү буенча Европада иң эре заводларның берсе - "Lasselsberger Ceramics” эше белән танышты.

Аның куәте – елына 10 миллион квадрат метр плитка. 12 ел эшләү дәверендә заводка 3 миллиард сумнан артык инвестиция салынган. Компаниянең планнарында - еллык җитештерүне һәм инвестицияләр бюджетын 1,5 тапкыр арттыру. 5 миллион квадрат метр күләмендә яңа җитештерү куәте проектлана. Төзелеш–монтаж эшләрен 2020 елда тәмамлау планлаштырыла. Бүгенге көндә завод ел саен 9 миллион квадрат метр керамик плитка һәм керамогранит җитештерә, заводта 500 дән артык хезмәткәр эшли.
Әбҗәлил районында компаниянең тагын бер эре инвестпроекты — коры төзелеш катнашмалары җитештерү буенча завод төзү гамәлгә ашырыла. Проектның беренче этабын гамәлгә ашыру кысаларында инвестицияләр күләме 2 миллиард сумнан артып китәчәк, 220 эш урыны булдырылачак. Яңа заводта беренче продукцияне 2020 ел уртасында чыгару планлаштырыла.
Фото: "Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: