Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 гыйнвар 2019, 11:40

Хезмәттәшлек дәвам итәчәк

Бүген кич Башкортстан Хөкүмәтендә республикага килгән Кырым делегациясе сәфәренә йомгак ясалды.

Көн дәвамында республикада халык хуҗалыгының төрле юнәлешләрендә делегация белән тәҗрибә уртаклашулар оештырылды.
Кырым Министрлар Советы рәисе урынбасары Михаил Селезнев сәфәрне нәтиҗәле оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Уфа һәм Симферополь шәһәрләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Тагын бер килешү Кырым Министрлар Советы, Уфа трамвай-троллейбус заводы белән Кырымны үстерү корпорациясе арасында төзелде.
Читайте нас: