Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 гыйнвар 2019, 11:36

Бездә югары квалификацияле табиблар эшли

Бүген Кырым Министрлар Советы рәисе урынбасары Алла Пашкунова республика перинаталь үзәгендә булды.

Дәвалау йортының баш табибы Нәзир Минһаҗев үзәк буенча экскурсия барышында үзенең әлеге вазыйфада эшен нәкъ бер ел элек башлавын әйтеп үтте.
Төзелешкә барлыгы 2,1 миллиард сум юнәлтелгән. Бүгенге көндә дәвалау процессын тәэмин итүче 1200 хезмәткәр эшли. Шуларның 311е - табиб һәм 567се - урта медперсонал.
- Иң мөһиме, перинаталь үзәктә югары квалификацияле табиблар эшли. Башкортстан табиблары үз белеме һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырлар дип уйлыйм, - диде Алла Пашкунова.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: