Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 гыйнвар 2019, 16:53

Офис проекты һәр атнада узачак

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендә Инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча офис проекты утырышы үтте.

Анда икътисади үсеш министры Сергей Новиков, республиканың башкарма власть органнары, үсеш институтлары, финанс-кредит оешмалары, лизинг компанияләре һәм эшлекле даирәләр вәкилләре катнашты.
Александр Сидякин киңәшмәнең көн тәртибен һәм аның пәнҗешәмбе көнне һәр атна саен үтәчәген билгеләде.
Сергей Новиков белдерүенчә, кредит ресурслары уңайлылыгы буенча тикшеренүләр нәтиҗәсе республика эшкуарларының кредит бирү һәм гаризаларны карау вакыты белән канәгать булмауларын күрсәтте.
Кече һәм урта бизнес субъектлары өчен төбәктә кредит ресурслары уңайлылыгына бәя бирү турында Милли банкның Башкортстан бүлекчәсе рәисе урынбасары Сергей Коровин сөйләде.
Арытаба Хөкүмәт Аппаратының сәнәгать, эшкуарлык, тәбигатьтән файдалану, туризм һәм мәгълүмат технологияләре департаменты директоры Юрий Тюленев төбәктә инсдустриаль паркларны үстерү буенча тәкъдим белән чыгыш ясады.
“Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге президенты вазыйфасын башкаручы Тимур Хәкимов “Эшкуарлар йорты” булдыру буенча проект турында сөйләде. Ул эшкуарларга булышлык итү инфраструктурасын оештыруны, үсеш институтларын, банк вәкилләрен, “Минем бизнес” хезмәтләр күрсәтү үзәген үз эченә алачак.
Шулай ук, киңәшмә кысаларында муниципаль берәмлекләрдә бизнес белән эш өчен мондый төрдәге коворкинг-үзәк булдыру мәсьәләләре тикшерелде.
Тикшерелгән барлык юнәлешләр буенча да эшне дәвам итү йөкләмәсе бирелде һәм киләсе утырышта аның нәтиҗәләренә йомгак ясау бурычы куелды.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан
Читайте нас: