Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 гыйнвар 2019, 10:50

Яңа елда беренче “инвестиция сәгате”

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров быел “Инвестиция сәгате” форматында инвесторлар белән беренче очрашу үткәрде. Анда республика Хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары катнашты.

Очрашуда дүрт инвестиция проекты каралды. Аерым алганда, “Шаранагрогаз” авыл хуҗалыгы предприятиесенең экспорт юнәлешен булдыру турында сүз барды.
Проектны тәкъдим итүче Мансур Латыйпов аңлатуынча, чәчүлек мәйданнарын арттыру, чималны тулысынча эшкәртүне гамәлгә кертү һәм тотрыклы сатуны тәэмин итү исәбенә җитештерүне үстерү күз уңында тотыла. Мәсәлән, ашлык эшкәртү продукциясен – Кытайның Чунцин провинциясендәге партнерларга, ә ит чималын Уфа районындагы эшкәртү предприятиесенә җибәрү планлаштырыла. Проектның гомум инвестиция күләме – 225 миллион сум.
Арытаба Стәрлетамакта лифт җиһазлары җитештерү заводы төзү, “Сигма” авыл хуҗалыгы продукциясен бүлү үзәге һәм Шакшадагы “ПромЦентр” индустриаль паркы территориясендә җитештерү-саклау комплексы төзү проектлары тәкъдим ителде.
Моннан тыш, киңәшмәдә “Төбәк фонды” җәмгыяте үсеше перспективалары һәм инвестиция программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Тикшерелгән һәр мәсьәлә буенча Радий Хәбиров тиешле йөкләмәләр бирде.
Читайте нас: