Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 гыйнвар 2019, 10:58

Радий Хәбиров... Казан мэрын елатырга уйлый

Кичә оператив киңәшмә вакытында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Уфа урамнарының Яңа елда бизәлеше - Хөкүмәт өчен зур җаваплылык, дип белдерде.

Бу уңайдан ул Уфа мэры Өлфәт Мостафинга аерым теләкләрен җиткерде.
Аның фикеренчә, республикада бәйрәм кәефе күп очракта башкаладагы кәефкә бәйле. “Авыл кешеләре бәйрәм көннәрендә Уфага килә. Ул янарга, балкырга һәм халыкны шатландырырга тиеш”, диде ул.
Һәм Мостафинга киләсе Яңа елга шәһәрне шундый итеп бизәргә кушты ки, “безгә якын булган бер матур шәһәр мэры еларлык булсын”, диде ул. Юмор белән әйтелсә дә, Радий Хәбиров киләсе Яңа елга бүген үк әзерләнә башлауның никадәр җитди эш икәнен төшендерә алды шикелле.
Фото: Хәниф Сөнәгатуллин
Читайте нас: