Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 гыйнвар 2019, 11:28

Радий Хәбиров "төзелеш сәгате" үткәрде

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "төзелеш сәгате" форматында киңәшмә үткәрде. Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев проблемалы объектлар төзү һәм өлешләп түләүчеләр белән үзара хезмәттәшлек буенча эшнең нәтиҗәләре турында сөйләде, дип хәбәр итә Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте.

Аның сүзләренә караганда, 2018 ел ахырында сафка кертелгән йортларда яшәүчеләргә фатирларын тапшыру бара. Узган елның августыннан бирле алданган өлешчеләр өчен «Кайнар линия» эше кысаларында 500дән артык граждан консультацияләр алды.
Ведомство вәкилләре "Миловский паркы» һәм «Новобулгаково» торак комплексларында проблемалы объектлар төзү барышын тикшерделәр, төзүчеләр һәм өлешчеләр катнашлыгында киңәшмәләр үткәрде.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы кушуы буенча проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау буенча финанс-икътисади схемалар эшләнә.
Инициативалы төркем вәкиле Зөлфия Гайсина хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта профильле комитет, төзүче оешмалар һәм өлеш кертеп фатир алучылар вәкилләре арасында хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмы җайга салынган.
Башкортстан җитәкчесе бу процессның барлык якларында конструктив диалогның мөһимлеген ассызыклады.
"Сез өлешчеләр белән аралашу системасын булдырдыгыз, аның кысаларында актуаль сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу очрашулар даими үткәрелергә тиеш. Аларның нәтиҗәләре буенча протоколлар төзергә, алар белән инициативалы төркем вәкилләрен таныштырырга, ә алга таба алар буенча өлешчеләр алдында хисап тотарга кирәк», - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: