Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 гыйнвар 2019, 16:24

Яңа елда беренче "инвестсәгать"

Бүген, 10 гыйнварда, Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 2019 елда "Инвестицион сәгать" форматында инвесторлар белән беренче очрашу үткәрде. Анда республика Хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Очрашуда дүрт инвестицион проект каралды. Аерым алганда, "Шаранагрогаз" авыл хуҗалыгы предприятиесенең экспорт юнәлешен булдыру турында сүз барды.
Проектны тәкъдим итүче Мансур Латыйпов аңлатуынча, чәчүлек мәйданнарын арттыру, чималны тулысынча эшкәртүне гамәлгә кертү һәм тотрыклы сатуны тәэмин итү хисабына җитештерүне үстерү күздә тотыла. Мәсәлән, ашлык эшкәртү продукциясен - Кытайның Чунцин провинциясе партнерларына, ә ит чималын Уфа районындагы эшкәртү предприятиесенә җибәрү күздә тотыла. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме - 225 миллион сум.
Арытаба Стәрлетамакта лифт җиһазлары җитештерү заводы төзү, "Сигма" авыл хуҗалыгы продукциясен бүлү үзәге һәм Шакшада "Промцентр" индустриаль территориясендә җитештерү-саклау комплексы төзү проектлары тәкъдим ителде.
Киңәшмәдә "Төбәк фонды" җәмгыяте үсеше перспективалары һәм инвестицион программаларны гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: