Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 гыйнвар 2019, 16:41

Курил утраулары безнеке һәм вәссәләм!

Соңгы вакытта, быел Курил тау тезмәсенең бер өлеше Япониягә биреләчәк, дигән сүзләр еш ишетелә.

Депутатлар моңа чик куярга булган.
Дәүләт думасына Курил утрауларын Япониягә тапшыру буенча хокукый актларны әзерләү һәм кабул итүне тыю турында закон проекты кертелгән.
Документта, шулай ук, икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре буенча, 1943 елгы Каһирә декларациясе, 1945 елгы Потсдам декларациясе һәм 1951 елда Япония белән төзелгән килешү нигезендә Курил утрауларының Русиянеке булуы билгеләнә.
Фото: globallookpress.com.
Читайте нас: