Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 гыйнвар 2019, 11:19

Роман Симандуев яңа вәкил булачак

Роман Симандуев Русия Президенты каршында республиканың Тулы вәкаләтле вәкиле булачак. Бу хакта «Коммерсант-Уфа» яза. Элегрәк ул берничә ел Кремльнең эчке сәясәт идарәсендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның референты булып эшләгән иде.

Роман Симандуевның рәсми биографиясе әлегә басылмаган. Ул 15 гыйнварда яңа вазыйфада эшли башларга тиеш, дип хәбәр ителә.

2018 елның июнь аеннан вәкиллекне җитәкләгән Фәрхәд Самедов 14 гыйнварда китәчәк. 15 гыйнвардан Фәрхәд Самедов Башкортстан Башлыгының сәнәгать һәм ягулык-энергетика комплексы мәсьәләләре буенча киңәшчесе вазыйфасын иҗтимагый башлангычларда башкарачак.

Республика Хөкүмәтендәге чыганак «Башинформ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Кремльдә югары пост биләгән Роман Симандуев барлык федераль министрлык һәм ведомство чиновникларына керү мөмкинлегенә ия.

"Радий Фәрит улы безнең алдыбызга гади һәм аңлаешлы бурыч куйды: максималь күләмдә федераль программаларга керү һәм Башкортстанга федераль акчалар җәлеп итү. Ягъни ул шул рәвешле һәр федераль министрлык ишеге төбендә утырачак «башкорт» булачак», — дигән агентлык вәкиле белән сөйләшкән әңгәмәдәш.



Фото: Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: