Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 декабрь 2018, 16:28

"Республика хакимияте – гадел хакимият..."

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында “Бизнес территориясе – тормыш территориясе” форумының утырышы узды.

Анда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, кече һәм урта бизнесның “Русия терәге” Гомумрусия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Александр Калинин, республиканың икътисади үсеш министры Сергей Новиков, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов , “Промсвязьбанк”ның Идел буе филиалы “Уфа” операцияләр офисы төбәк директоры Андрей Вяткин һәм башка экспертлар катнашты.
– Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, хезмәттәшләр! Сезне барыгызны да Уфада сәламләвемә шатмын. Башкортстан беренче тапкыр "Русия терәге" лидерлары съездын кабул итә. Бу - безнең өчен зур дәрәҗә. “Русия терәге” – бизнес һәм хакимият аралашуының мөһим мәйданчыгы.
Әгәр оешманың соңгы еллардагы эшен анализласак, ул ирешкән казанышлар бәхәссез. Республикада без бизнесны озак вакытка үстерү өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Кече эшкуарлык субъектларының күп кенә күрсәткечләре һәм күләме буенча без Русиядә лаеклы урыннар алып торабыз.
Беренчесе – республика хакимияте бизнеска карата ачык, дустанә мөнәсәбәттә. Республика хакимияте органнары, аеруча муниципаль хакимият сезгә ярдәм итәчәк һәм сез моны тиздән турыдан-туры тоячаксыз, дип ышанам.
Икенчесе – республика хакимияте – гадел хакимият, һәм бизнесны без ия булган барлык ресурсларга да гадел мөмкинлекләр алуын тәэмин итәргә тырышачакбыз. Башкортстан хакимияте югары җаваплылык тоя, дип әйтәсем килә һәм без үз сүзебезне эш белән исбатларбыз. Һәм без партнерларыбыз – бизнесменнарның да бизнесның җаваплы эш икәнлеген аңлавын теләр идек. Сезгә бүген яхшы эш, уңышлар, иминлек телим, – дип чараны ачты республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Шулай ук, Радий Хәбиров кече һәм урта бизнесның “Русия терәге” Гомумрусия иҗтимагый оешмасы директоры Александр Калининга Русиядә кече эшкуарлыкны үстерүгә керткән уңышлары өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Фото: Ример Насретдинов фотосы
Читайте нас: