Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 декабрь 2018, 16:25

Константин Толкачев Мәскәүдә киңәшмә үткәрде

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Русия Федерациясе Федераль җыелышы каршындагы Законнар чыгаручылар советының Милли иминлекне һәм коррупциягә каршы көрәшне законнар җәһәтеннән тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзе җитәкчелек иткән комиссиянең утырышын үткәрде.

Комиссия әгъзалары тарафыннан “Иректән мәхрүм ителү белән бәйле җәзалау урыннарында булучы (булган) кешеләрне ресоциальләштерүгә юнәлтелүче өстәмә дәүләт хокук көйләү чаралары турында” мәсьәләләсе тикшерелде.
-- Мондый кешеләрне социаль адаптацияләү өчен шартлар тудыру дәүләтнең төп бурычларының берсе булып тора, -- диде Константин Толкачев.
Утырышта, шулай ук, “Русия Федерациясе субъектларының дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарының сайлап куелган вазыйфалы кешеләренең дәүләт серенә хокукы өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләр” темасына доклад тикшерелде.
Утырышта комиссиянең 2018 елга эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2019 елга эш планы расланды.
Фото: Дәүләт җыелышы-Корылтай сайтыннан
Читайте нас: