Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 декабрь 2018, 11:12

"Төзелеш сәгате"ндә мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров " Төзелеш сәгате" форматында киңәшмә үткәрде. Проблемалы объектлар исемлегеннән торак йортлар төзелешен тәмамлау графигы каралды.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Григорий Невоструев әйтүенчә, муниципалитет башлыклары атна саен йортларны төзү барышы һәм тапшыру турында сөйлшү өчен инициатив төркемнәр белән очраша.
Гражданнар мөрәҗәгатьләренең күбесе "Миловский парк", "Серебряный ручей", "Новобулгаково" торак комплексларына кагыла.
Проблемалы объектлар исемлегендәге йортларны төбәк җитәкчесе даими контрольдә тотарга кушты.
Радий Хәбиров әйтүенчә, өлешләп түләүчеләр башкарылган эш турына оператив мәгълүмат алып торырга тиеш.
Яңа проблемалы объектлар барлыкка килүне булдырмау буенча өстәмә чаралар да каралды. Радий Хәбиров дәүләт төзелешенә муниципалитетларның төзүчеләр белән хезмәттәшлек итү регламентын тәкъдим итәргә кушты.
Читайте нас: