Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 декабрь 2018, 11:22

Өлгерләр һәм җитезләргә – республика Башлыгы стипендиясе!

Авыл хуҗалыгы министрлыгында Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясен тапшыру тантанасы узды.

Быел Башкортстан Башлыгы стипендияләренә шашка, спорт акробатикасы, фехтование, шахмат, тау чаңгысы, кикбоксинг, кыяга менү, спорт гимнастикасы, җиңел атлетика, сноуборд, дзюдо, пауэрлифтинг, ату, йөзү, киокусинкай, фристайл, коляскаларда теннис, бадминтон кебек спорт төрләрендә 20 спортчы лаек булды.
Чарада Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова, Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов спортчыларны уңышлары белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Шулай ук, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы мөмкинлекләре чикле спортчыларны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Алар Халыкара һәм Русия дәрәҗәсендәге ярышларда чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча сайлап алынды.
Спортчыларның тренерлары да читтә калмады. Аларга, шулай ук, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас: