Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 декабрь 2018, 11:28

Күңел кылларын чиртеп

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чакыруы буенча Республика йортына приютларда тәрбияләнүче “Минем күңелем кылы яңгырый” әдәби конкурсы лауреатлары килде.

Конкурсны “Ангел-Подорожник” хәйрия фонды оештырган. Анда Белорет, Күгәрчен, Бишбүләк, Зианчура, Әлшәй, Тәтешле, Хәйбулла, Чакмагыш һәм Дүртөйле районнарыннан 183 бала катнашкан. Җомга көнне Уфада аларны бүләкләү тантанасы булды.

Радий Хәбиров балаларга кабинетын, очрашулар үтә торган Кече залны, оператив киңәшмәләр залын күрсәтте, үзенең эше турында сөйләде.

— Яхшы укыгыз һәм, берничә елдан шушында килеп, кешеләр мул тормышта яшәсен, республикабыз матур булсын өчен эшли башларсыз, — диде ул.

Балалар республика җитәкчесеннән Яңа ел бүләкләре салынган мәктәп рюкзаклары алды, ә Зианчура районына эш сәфәре барышында танышкан Айгүзәл Азнабаева үзе төшергән портретын бүләк итте.
Читайте нас: