Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 декабрь 2018, 11:26

Дорфаларга бездә урын юк!

“Бердәм Русия” төбәк бүлеге секретаре Константин Толкачев “Башинформ” агентлыгына һәм “БСТ” телеканалына биргән интервьюсында, ил Президенты партиягә дәүләт проектларын гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны йөкләтте, – дип сөйләде.

Республика парламенты спикеры сүзләренә караганда, съездда күп кенә мәсьәләләр буенча җанлы фикер алышу үткән, “Бердәм Русия” партиясенең яңарышка яңа курс алуы расланган.
– Без Русия Президентының кешеләр белән эшләүнең мөһимлеге турындагы эшчәнлек юнәлешен тулысынча хуплыйбыз. Без төбәк бүлекчәсе сафларында кешеләр белән эшләүдә дорфа булган партия әгъзаларыннан котылачакбыз. Быел гына да шушы сәбәп белән 1800 кешене безнең сафлардан чыгардык. Съездда партия комиссиясе төзү турында карар кабул ителүе һәм партия әгъзалары өчен этик нормалар кабул ителүе бик мөһим, – диде Константин Толкачев.
Энҗе ИБРАҺИМОВА.
Читайте нас: