Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 декабрь 2018, 11:57

Югары палатаның даими контролендә

Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова “Федерация” IV Бөтенрусия ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты һәм чыгыш ясады.

Сенатор чарада катнашучыларга Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко сәламен тапшырды.
— Төбәк телевидение тапшыруларын үстерү темасы парламентның югары палатасы һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың даими контролендә тора. Бүген ил субъектларында эфир телетапшыруларын санлы төргә күчерүгә аерым игътибар бирелә. Төбәкләр бу хәл буенча борчылу белдерә һәм телеканалларны таратуга булышлык итү чаралары әзерләүне сорый. Бүген бездә Валентина Матвиенконың төбәк телеканалларына ярдәм итү максатында хокукый, законнар чыгару һәм оештыру чаралары буенча комплекслы тәкъдимнәр әзерләү турында йөкләмәсе бар, — диде сенатор.
Конкурста җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Лилия Гомәрова төбәк телеканалларының күпчелеге ил төбәкләренең уникаль үзенчәлекләре һәм колоритлары турында телевизион контент булдырыла торган бердәнбер мәйданчыкка әверелүен, милләтара мөнәсәбәтләр мәдәниятен формалаштыру, милли һәм рухи бердәмлекне ныгыту турында билгеләп үтте.
Лилия Гомәрова белдерүенчә, “Федерация” телевизион конкурсы төбәк телекомпанияләренә ярдәм итү һәм аларны алга җибәрү өчен булдырылган.
Читайте нас: