Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 декабрь 2018, 11:54

Радий Хәбиров чираттагы "Инвестиция сәгате"н үткәрде

Киңәшмәдә респулика Хөкүмәте әгъзалары, министрлык һәм ведомстволар, үсеш институтлары җитәкчеләре, хакимият башлыклары катнашты.

Авыргазы районында 6,5 мең баш малга исәпләнгән сөтчелек-малчылык фермасы төзү — эре инвестиция проектларының берсе. Аның башлап йөрүчесе, “Урожай” Сөтчелек фермасы җәмгыяте генеральный директры Радик Рәфыйков әйтүенчә, бирегә 4,2 миллиард сум инвестицияләр җәлеп ителәчәк, 100гә якын эш урыны булдырылачак, елына 59 мең тоннага якын сөт җитештереләчәк.
Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, масштабы буена проектның республикада тиңнәре юк. Анда токымлы мал сатып алуда максатлы федераль программалар ярдәмгә киләчәк. Әлегә юллар һәм су үткәрү мәсЬәләсен хәл итәсе бар.
Төбәк җитәкчесе проектны хуплады һәм республика Хөкүмәтенә кулай карарлар кабул итәргә кушты.
Фото: "Глава Республики Башкортостан" сайтыннан
Читайте нас: