Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 декабрь 2018, 11:53

Радий Хәбиров алты баскычка күтәрелде

Сәяси һәм икътисади яңалыклар агентлыгы тикшеренүләренә ярашлы, ул төбәк җитәкчеләре рейтингында 30нчы урыннан 24нчегә күтәрелгән.

Аналитиклар фикеренчә, аның позицияләре Уфа мэры кәнәфиен Өлфәт Мостафин алгач тагын да ныгыган.
"Төбәктәге сәяси көчләр конфигурациясенә шәһәр башлыкларын сайлау, 2019 елгы сайлаулар алдыннан чыккан конфликтлар йогынты ясый. Урыннарда транспорт һәм социаль инфраструктураны булдыруга федераль трансфертны бүлгәләү һәм бу җәһәттән губернаторларның үз тәкъдимнәре дә тәэсир итә. 2018 елда сайланган оппозициядәге губернаторлар көчен югалта", - диелә докладта.
Фото: BNEWS сайтыннан
Читайте нас: