Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2018, 13:18

Яңа министр тәгаенләнде

Башкортстанның мәгариф министры вазыйфасын вакытлыча башкару Айбулат Хаҗинга йөкләтелде. Бу турыдагы указга республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды.

Моңа кадәр Айбулат Хаҗин республиканың Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарәгә җитәкчелек итте.
— Мәгариф темасы Сезгә яхшы таныш. Сез җаваплылык дәрәҗәсен яхшы аңлыйсыз, республикадагы мәгариф учреждениеләренең күпсанлы челтәрен төпле беләсез. Әлеге эшне тиешле дәрәҗәдә оештыруыгызны сорыйм, — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров ведомствоның яңа җитәкчесенә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан
Читайте нас: