Билгеле булуынча, октябрьдә республикада “Инцидент” системасы эшли башлады. Ул социаль челтәрләрне мониторинглап, гражданнар күтәргән проблемаларны тиз арада хәл итүне күздә тота.
“Башинформ” нәшрият йортының директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов белдерүенчә, шушы вакыт эчендә система социаль челтәрләрдәге 38 мең постны “эләктереп алган”. Шуларның 25,5 мең очрагында, яисә 66 процентында, аталган проблемаларны шәһәр һәм районнарга үзаллы хәл итәргә мөмкин булган, калганнары югары инстанцияләргә барып җиткән.
Шикаятьләрнең күпчелеге Уфадан килә, икенче урында — Иглин районы белән Стәрлетамак шәһәре, өченчедә — Уфа районы. Халыкның күпчелеге моң-зарын “ВКонтакте” челтәренә түгә, аның артыннан “Инстаграм” килә.
Уфа шәһәре мэры Өлфәт Мостафин белдерүенчә, башкалада ноябрьдә генә гражданнардан 373 мөрәҗәгать кабул ителгән. 282 мәсьәлә хәл ителгән, 91е карауда исәпләнә. Уфалылар, нигездә, автобуслар хәрәкәтенә, социаль инфраструктура һәм юллар булмауга, урамны яктырту, төзекләндерү проблемаларына зарлана.
Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә халык белән тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән чиновникларны тәнкыйть утына тотты.
— Социаль челтәрләр — ниндидер уенчык түгел, без, эшсезлектән интегеп, сезгә өстәмә эш эзләп утырмыйбыз. Бу мәгълүмат алуның һәм эшкәртүнең мөһим инструменты, анда сезгә карата уңай яисә тискәре караш формалаша. Шул сәбәпле, без анда булырга һәм эшләргә тиеш. Бу — дәүләт бурычы, — диде ул һәм, гомумән, җитәкчеләргә халыкка якынрак булу, алар белән ешрак очрашу зарурлыгын белдерде.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Юлия Кофанова урыннарга медицина кадрларын җәлеп итү буенча башкарылган эшләр турында бәян итте. Әлеге вакытта медицина университетында авыл районнарыннан 4005 студент укый. Шуларның 1005е укуларын тәмамлагач, авылга эшкә кайтырга тиеш. Аларны җәлеп итү өчен төрле пособиеләр, түләүсез торак бирү һәм башка ысуллар кулланыла.
Әйтик, Архангель районында бер ай эчендә дүрт медицина белгече җәлеп ителгән, ике фатир бүленгән, Балтач районында дүрт торак бүленгән. Кыскасы, проблема кискен торган районнар ниндидер юллар эзли, таба. Ә менә Миякә белән Әлшәйдә бу җәһәттән һаман да бернинди чара да күрелми.
Ноябрьдә авыл районнарына 35 табиб эшкә урнаштырылган. Радий Хәбиров “Авыл табибы” программасына эләкмәгән табибларны матди дәртләндерү юлларын табарга кушкан иде. Андыйлар 50 кеше булып чыкты. “Бу өлкәгә өстәмә рәвештә 50 миллион сум бүленергә тиеш, шул акча белән без бу проблеманы яба алабыз”, — диде Юлия Анатольевна. Аның фикеренчә, хакимият башлыклары медицина университетында укучы якташ студентлары белән очрашырга, аларны эшкә җәлеп итәргә тиеш. Әлегә 21 район бу эшне башкарган.
— Хакимият башлыклары студентлары белән бәйләнеш булдырырга, аларга укыганда ук ярдәм итә башларга тиеш. Район стипендиясе булдыру, аларның торагына түләү кебек чаралар максатка ярашлы булачак. Без сезнең бу чагымнарыгызны республика бюджетыннан компенсацияләячәкбез. Безгә, иң мөһиме, авылларга, район үзәкләренә белгечләрне кайтару, — диде Радий Хәбиров.
Ул шулай ук медицина университеты җитәкчелегенә студентлар кабул иткәндә игътибарлырак булырга кушты. Сер түгел, мәктәпне тәмамлаучыларның кайберләре медицинага ата-анасы династиясен дәвам итәр өчен, яисә абруйлы диплом алырга килә. Укуны тәмамлагач исә, башка юлдан китә. Радий Хәбиров бу җәһәттән медицина училищеларын тәмамлаучылар белән тыгызрак эшләргә өндәде. Бу кешеләр тыйнаграк, карьераларын санитар булып башлый, бай гаиләләрдә үсмәгән. Алар көйсезләнмәячәк, университетка керәчәк, укыячак һәм авылларына эшкә дә кайтачак. Укыганда тоемлы ярдәм күрсәтелсә бигрәк тә. Югыйсә нәрсә күрәбез, уку йортын ел саен меңнән артык кеше тәмамлый һәм әллә кая булалар. Әле авыл районнарында 79 ординатор практика үтә, ә аларның саны 1500 булырга тиеш. “Шул ук вакытта табиб һөнәренең абруен күтәрергә, яхшы табиблар турында сөйләргә дә онытмагыз”, — диде Радий Фәрит улы һәм Яңа ел алдыннан бу хезмәт ияләрен бүләкләячәген белдерде.
Киңәшмәдә күтәрелгән тагын бер проблема законсыз чүплекләргә кагылды. Республикада дәүләт реестрына кертелгән 36 чүплек полигоны бар, ә кертелмәгәннәре, үзеннән-үзе барлыкка килгәннәре исәпсез-сансыз. Табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Мирхәйдәр Фәтхуллин белдерүенчә, ел саен полигоннарда һәм законсыз чүплекләрдә 2 миллион тонна чүп-чар җыела. Шәһәрләрдә бу мәсьәлә азмы-күпме дәрәҗәдә җайга салынган, авылларда исә хәлләр бик кискен тора. Аларның күбесеннән чүп бөтенләй чыгарылмый. Өч чүплекнең икесен кешеләр үзләре оештыра. Район һәм шәһәр хакимиятләре бу мәсьәләне контрольдә тотмый, тикшерми, протоколлар төземи. Мәсәлән, бер ел эчендә республика районнарының яртысында калдыкларны тиешсез урынга ташлау турында бер генә протокол да төзелмәгән.
— Безнең халыкның күпчелеге — намуслы, тәртипле кешеләр. Без аларны экологик мәдәнияте булмаган бәндәләрдән якларга тиеш. Шул исәптән административ чаралар ярдәмендә, — диде Радий Хәбиров.
Ул тегендә-монда чүплекләр калкып чыкмасын өчен административ механизмны көйләү буенча тәкъдимнәр кертүне таләп итте. Шулай ук юридик һәм физик берәмлекләргә җәза бирү системасын эшләргә кушты.