Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2018, 13:54

“Сәламәтлек сәгате” чирләрне ачыклый

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров видеоконференция режимында үткәргән бу чарада муниципалитет һәм сәла­мәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

— Һәрбер очрашуны без республикада сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләргә кагылышлы шикаять һәм мөрәҗәгатьләрне кыскача анализлаудан башлаячакбыз, — диде Радий Хәбиров. — Бөтен мәгълүматны да социаль челтәрләрдән алабыз дип уйламагыз. Шулай да, проблемаларның мондый күрсәткеченә дә даими игътибар булачак. Шул ук вакытта, без гражданнарның дөрес булмаган фактлар җиткерергә тырышуын да аңлап торабыз. Әмма бер үк нәрсә турында берничә шикаять килсә, моңа игътибар итмичә булмый.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Рафаэль Яппаров “Авыл табибы” программасы үтәлеше белән таныштырды. Аның әйтүенчә, 2018 елда программа тулысынча үтәлгән — 111 килешү төзелгән, 100 табиб, 11 фельдшер эшкә алынган.
Радий Хәбиров 2019 елда бу максатка республика бюджетыннан 50 миллион акча бүләргә кушты, бу янә 50 белгечне эшкә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Республика Башлыгы каршындагы эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләрнең хәл ителмәве турындагы мөрәҗәгатьләрнең күбесе башкаладан булуын әйтте. Шулай ук Стәрлетамак, Иглин, Уфа, Әбҗәлил, Ишембай, Благовещен, Туймазы, Дүртөйле, Бүздәк, Кырмыскалы, Мәләвез районнары, Салават, Нефтекама шәһәрләреннән хатлар күпләп килә.
Салаватта балалар дәваханәсендә чират торган хатыннар арасындагы низаг сугышуга барып җиткән. Белоретта дәваланучыларга төшке ашка яшел төстәге котлетлар биргәннәр.
— Моңа кадәр барып җитәргә түгел, баш табиблар, сезгә кагыла, әгәр сезнең эштә тупас җитешсезлекләр булса, урыныгызны бушатасыз, — диде Радий Хәбиров.
Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас: