Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2018, 13:48

"Русия лидерлары" кайсы төбәктә яши?

Башкортстан "Русия лидерлары" дип аталган тарихи тест узган катнашучылар саны буенча өченче урында.

15 046 конкурсант идарә потенциалын тикшерү өчен "Русия лидерлары" тестының чираттагы блогына юл алды. Алар арасында Русия турында белемнәр этабын уңышлы узган Башкортстаннан катнашучылар 12,4 процент тәшкил итә.
"Идел буе федераль округында төбәкләр түбәндәгечә урнашкан: Самара (19,01 процент), Түбән Новгород (17,69 процент) өлкәләре, Башкортстан Республикасы (12,40 процент), Татарстан (10,88 процент), Пермь крае (9,36 процент), Саратов өлкәсе (6,12 процент), Удмуртия Республикасы (4,56 процент), Киров (3,54 процент), Ырынбур (3,39 процент), Ульяновск (2,85 процент) һәм Пенза өлкәләре (2,81 процент), Мордовия (2,59 процент)", — дип билгеләде конкурсны оештыручылар.
"Русия - мөмкинлекләр иле" проектының генеральный директоры Алексей Комиссаров сүзләренә караганда, быел катнашучылар өч меңгә арткан.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2018-19 елларда "Русия лидерлары" конкурсында бәяләү системасында үзгәрешләр булды. Узган елда һәр конкурсантның дистанцион тестлау һәм аның торышын билгеләү өчен гомум рейтингка карата процент кулланылган булса, хәзер Т-баллар системасы кулланыла. Бу халыкара һөнәри бергәлек тарафыннан танылган система, ул төрле тестлар буенча нәтиҗәләрне төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирә.
2019 елның гыйнвар-февраль айларында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән конкурсантлар төбәк ярымфиналларында очрашачак, финал март аенда узачак.
Фото: Русия лидерлары.рф сайтыннан
Читайте нас: