Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2018, 13:40

Радий Хәбиров "зур калҗа эләктерү" тарихы белән танышты

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чираттагы "төзелеш сәгате"н үткәрде.

Анда төбәк җитәкчесе "Административ биналар белән идарә итү" дәүләт унитар предприятиесенә (УАЗ) бәйле тарих нечкәлекләре белән танышты.
- "УАЗ" дип аталган дәүләт унитар предприятиесе коммерсантларга бәясе 100 миллион сумнан артып киткән кыйммәтле Уфа җирләрен һәм биналарын берничә миллионга саткан. Уфа журналистлары моны "зур калҗа эләктерү" дип атый. Мондый очракларның барысына да алга таба да бер-бер артлы ревизия ясарга тырышачакбыз. Шул ук вакытта мондый схема буенча бүленгән участокларда торак сатып алган гражданнарга борчылырга кирәкми. Мин аларның гаепле булмавын аңлыйм, һәм аларның хокукларын бозарга да ирек бирмәячәкмен, — диде Радий Хәбиров.
"Ъ"-Уфа басмасы хәбәр иткәнчә, берничә ел элек Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы УАЗ дәүләт унитар предприятиесенең бүлендек предприятиесе сыйфатында "Төзелеш инвестицияләре" ширкәтен төзү башлангычы белән чыккан. Яңа предприятие өчен 100 миллион сум күләмендәге дәүләт милке бүлеп бирелгән - сүз берничә күчемсез милек турында барган.
2016 елда "Төзелеш инвестицияләре" УАЗ предприятиесеннән түбән бәяләргә күчемсез милек урнашкан участокларны сатып алган. Шуннан соң әлеге ширкәт аларны "СУ-10 заказчысы хезмәте"нә (Октябрь проспектындагы һәм Кустар урамындагы объектлар), "Мелеузовский элеватор" (Дорофеев урамындагы объект) предприятиеләренә һәм бер физик берәмлеккә (ял базасы) яңа хуҗалардан бер тиен дә алмыйча тапшырган.
Фото: БР Башлыгы сайтыннан
Читайте нас: