Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2018, 14:00

Куба белән хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Куба Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Херардо Пеньяльвер Порталь белән очрашты.

Яклар сәнәгать, сәүдә-икътисад, мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында сөйләште.
– Безнең халыкларны күптәнге ныклы мөнәсәбәтләр бәйли. Без бергә озын юл үттек, – диде Радий Хәбиров. – Алга таба да бергә хәрәкәт итәргә әзербез.
Төбәк Башлыгы да, Илче дә Уфа дәүләт нефть техник университетының Куба сәнәгате өчен кадрлар әзерләүдә зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр. Херардо Пеньяльвер Порталь сүзләренә караганда, Кубаның нефть-газ предприятиеләре җитәкчеләренең күпчелеге УДНТУда белем алган.
Яклар хезмәттәшлекне үстерү мөмкин булган тармакларны билгеләде, товар әйләнеше турында фикер алышты.
Очрашуның ахырында Илче Башкортстан делегациясен киләсе елда Кубага чакырды. Бу сәүдә-икътисади бәйләнешләрне ныгытуга булышлык итәчәк.
Читайте нас: