Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2018, 13:58

“Инвестиция сәгате” ничәне күрсәтә?

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров бу юнәлештә эшчәнлекне яңа яссылыкка чыгару буенча колачлы “реформа” җәелдерде. Узган җиде көн республикада инвестицион эшчәнлектә чын-чыннан кискен борылыш, аны бөтенләй яңа яссылыкка чыгару атнасы булып билгеләнде. Аерым алганда, 28 ноябрьдә үткән Русия субъектларында инвестицион мохит торышының гомумдәүләт рейтингында катнашуы кысаларында чараларны гамәлгә ашыру буенча Проект офисы утырышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикада инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә эшчәнлекнең канәгатьләнерлек булмавын, биредә кискен борылыш ясау кирәклеген һәм әлеге юнәлешкә идарә итүгә шәхсән үзе алыначагы турында белдерде.

— Бездә исемендә “инвестиция” сүзе булган ведомство да юк. Республиканың Икътисади үсеш министрлыгы сайты мәгълүмат җыю өчен генә җавап бирә, гомум фаразлар ясый, ләкин инвестицион эшчәнлек белән системалы шө-гыль­ләнми. Шулай икән, бу өлкәдә нинди дәүләт сәясәте турында сүз алып барырга мөмкин? — дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесенең инвестицион эшчәнлек өлкәсен шушы рәвешле тәнкыйть утына тотуы, аңлашыла, очраклы түгел. Әйтик, моңа кадәр Башкортстан соңгы берничә елда төбәк икътисадына җәлеп ителгән инвестицияләр күләмен арттырып килсә, 2017 елда Дәүләт инвестицияләр рейтингында күрсәткечләрен төшерүгә юл куйды. Атап әйткәндә, 2016 елда республика икътисадына 360 миллиард сум чамасы инвестицияләр җәлеп ителгән булса, былтыр ул өчтән бергә якын кимеде. Шул ук вакытта икътисадка инвестицияләрне арттыру илне 2030 елга кадәр үстерү стратегиясендә дә, Русия Прези-ден­тының билгеле указларында да төп өстенлекле бурычларның берсе буларак карала.
— Инвестицияләр җәлеп итү — иң мөһим бурычларыбызның берсе буларак каралырга тиеш, — диде бу уңайдан Радий Хәбиров та югарыда телгә алынган утырышта. Хәлне төзәтү юнәлешендә исә ул, беренчедән, һәр пәнҗешәмбе 17 сәгатьтә “Инвестиция сәгате” үткәрәчәге турында белдерде. Икенчедән, төбәк икътисадына инвестицияләр җәлеп итү эшчән­леген координацияләүне Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәк-чесе Александр Сидякинга йөкләт-те. Ул аена бер тапкыр малтабарлар белән очрашу үткәрергә тиеш булачак. Өченчедән, Радий Хәби­ров эшкуарларга һәм инвесторларга мәгълүмат җиткерү, бу өлкә­не популярлаштыру максатында республика җитәкчесенең туры элемтә каналы булдыру башлангычы белән чыкты һәм шул ук көнне “Фейсбук”та бизнес белән аралашу өчен яңа төркем ачты. Шул рәвеш-ле хәзер һәр эшкуар үзен борчыган мәсьәләләр буенча яисә тәкъ-димнәр белән турыдан-туры төбәк җитәкчесенә мөрәҗәгать итә ала.
— Инвестиция эшчәнлегендә ихтимал булган барлык хәвефләр өчен җаваплылыкны үз өстемә алам. Һәм, төбәк җитәкчесе буларак, бу өлкәдәге мәсьәләләр белән шәхсән шөгыльләнәчәкмен. Бу минем эшчәнлектә мөһим өстенлек булачак, — диде утырышта Радий Хәбиров, Хөкүмәт, җаваплы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән, бизнес берләш­мәләреннән дә мәсьәләгә шундый ук җаваплы мөнәсәбәт таләп итеп.
Әйтергә кирәк, төбәк җитәкчесе билгеләгән өстенлекле бурычлар-ның бер өлеше шул атнада ук тормышка ашырыла башлады. Аерым алганда, 29 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” форматында инвесторлар белән очрашты. Аның эшендә шулай ук Хөкүмәт әгъза-лары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Чарада республика предприя-тиеләре гамәлгә ашырган ике проект буенча килешүгә кул куелды. Аның тәүгесе төрле җиһазлар өчен электр-техник корпуслар җитеш-терү заводын төзүгә кагыла. 651 миллион сумлык инвестиция кертүне күздә тоткан “ЭлКом” компаниясе проекты 213 эш урыны булдыруны күзаллый.
Икенче проектны кран манипуляторлары җиһазларын җитеш-терүче “ИНМАН” компаниясе га-мәлгә ашыра. Җитештерүне модер­низацияләүгә 230 миллион сум юнәлтеләчәк.
Инвестицияләр буенча килешү-ләр дәүләт ярдәмен — табышка һәм предприятиеләр милкенә салым ташламалары бирүне күздә тота.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар республика предприя-тиеләрендә яңа проектларны га-мәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерде, Башкортстанда инвестицион мохитне яхшырту мәсьәлә-ләре турында фикер алышты.
Югарыда бәян ителгәннәр күбрәк киләчәк проектларга һәм эш юнәлешләренә кагылса, 29 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Республика йортында үткәргән киңәшмәдә тәгаен проект — Кытай инвестицияләре исәбенә Сибайда цемент заводы төзү турында сүз барды.
Анда “Цзюньхэ тирә-як мохитне саклау буенча Сычуань компаниясе” җәмгыяте идарәсе рәисе Ли Лэцзюнь, “Сычуань-Сибай” индуст­риаль паркының генеральный директоры Чжан Цзиньхуэй, республика вице-премьеры, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдинов, Сибай шәһәре мэры Рөстәм Афзалов катнашты.
Очрашуда инвестицион проектны гамәлгә ашыру күрсәткеч-ләре, төзелеш вакыты, якларның бурычлары тикшерелде. Салынган инвестицияләрнең гомум күләме исә 13 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Кубаның Русиядәге Илчесе Херардо Пеньяльвер Порталь исә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашуда сәнәгать, энергетика, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәләрендә икеяклы хез­мәттәшлекне үстерү мөмкинлек-ләре зур булуын, Куба ягының Башкортстанга кофе, җиләк-җимеш, диңгез продуктлары, авыл хуҗа­лыгы товарларын китерергә әзер­леген белдерде.
Һичшиксез, дәүләт дәрәҗәсен-дәге әлеге башлангычларның берсе дә республикада инвестиция эш-чәнлеген яңа баскычка күтәрүдә эзсез үтмәс дияргә кирәк. Һәм мәсьәлә төбәк икътисадына инвес-тицияләр күләмен 2016 ел дәрә-җәсенә җиткерү яисә аны узып китүдә дә түгел. Төбәк икътисадына күбрәк инвестицияләр җәлеп итү, башкача әйткәндә, республикада күбрәк яңа производстволар, димәк, күбрәк яңа эш урыннары ачу, икътисад үсеше, димәк, тормыш сый-фатының яхшыруы өчен дә ныклы нигез булдыру дигән сүз. Инвестицион эшчәнлекне җанландыру бурычы билгели икән, аңлашыла, ил Президенты да, төбәк җитәкчесе дә, тәү чиратта, шушы максатларны күз уңында тота.
Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас: