Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2018, 13:21

"Инцидент" 38 мең зарны "ишеткән"

Билгеле булуынча, октябрьдә республикада “Инцидент” системасы эшли башлады. Ул, социаль челтәрләрне мониторинглап, гражданнар күтәргән проблемаларны тиз арада хәл итүне күздә тота.

“Башинформ” нәшрият йортының Директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов белдерүенчә, шушы вакыт эчендә система социаль челтәрләрдәге 38 мең постны “эләктереп алган”. Шуларның 25,5 мең очрагында, ягъни 66 процентында, аталган проблемаларны шәһәр һәм районнарга үзаллы хәл итәргә мөмкин булган, калганнары югары инстанцияләргә барып җиткән.
Шикаятьләрнең күпчелеге Уфадан килә, икенче урында — Иглин районы белән Стәрлетамак шәһәре, өченчедә — Уфа районы. Халыкның күпчелеге моң-зарын “ВКонтакте” челтәренә түгә, аның артыннан “Инстаграм” килә.
Бүген Хөкүмәт киңәшмәсендә Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә халык белән тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән чиновникларны тәнкыйть утына тотты.
— Социаль челтәрләр — ниндидер уенчык түгел, без, эшсезлектән интегеп, сезгә өстәмә эш эзләп утырмыйбыз. Бу - мәгълүмат алуның һәм эшкәртүнең мөһим инструменты, анда сезгә карата уңай яисә тискәре караш формалаша. Шул сәбәпле, без анда булырга һәм эшләргә тиеш. Бу — дәүләт бурычы, — диде ул һәм, гомумән, җитәкчеләргә халыкка якынрак булу, алар белән ешрак очрашу зарурлыгын белдерде.
Фото: bestlj.ru
Читайте нас: