Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2018, 13:44

Дәүләт җыелышы-Корылтайның элекке депутаты Николай Крюков вафат

Кичә 71нче яшендә эре хуҗалык җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтайның өч чакырылыш депутаты Николай Иванович Крюков вафат булды.

Ул 1948 елның 12 сентябрендә Башкортстан АССРның Стәрлетамак районы Любажи авылында туа. 1973 елда Уфа нефть институтын тәмамлый.
Аның 40 елдан артык хезмәте газ тармагы белән бәйле. Техник фәннәр докторы, 35тән артык фәнни хезмәт авторы Крюков газүткәргечләрне төзү һәм эксплуатацияләүнең алдынгы технологияләрен камилләштерүгә зур өлеш кертә.
Николай Иванович хезмәткәрләрнең социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бирә. Аның ярдәмендә 40лап районда газ участокларының җитештерү базасы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, "Красноусол" шифаханәсе корпусы төзекләндерелгән. Ул социаль-мәдәни һәм җитештерү билгеләнешендәге объектлар, храм һәм мәчетләр төзүдә, мәктәпләрне һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтте.
Николай Крюковның казанышлары дәүләт тарафыннан лаеклы бәяләнде. Ул "Дуслык", "Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" орденнары, республиканың Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Аңа "Русия Федерациясе Ягулык-энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре", "Башкортстанның атказанган нефтьчесе" исемнәре бирелде. Ул Балакатай районының шәрәфле шәхесе дә иде.
Крюков белән хушлашу иртәгә 9 сәгатьтән Башкортстан Дәүләт җыелышы- Корылтайда узачак.
Фото: БР Дәүләт җыелышы-Корылтай сайтыннан
Читайте нас: