Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2018, 13:42

Башкортстанда "Бердәм Русия"гә бер атна эчендә 19 мең кеше мөрәҗәгать иткән

Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясе тарафыннан үткәрелгән гражданнарны кабул итү атналыгында 19 мең кеше катнашкан.

Шуларның 109ы - төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, 1600е – җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә, 17 меңнән артыгы – өстәмә мәйданчыкларда. Гражданнар атна дәвамында мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрнең тематикасы төрле булган, беренче урынны социаль мәсьәләләр алган.
- Халыкны торак белән тәэмин итү һәм торак шартларын яхшырту, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, хезмәт хакы, сәламәтлек саклау һ.б. мәсьәләләр борчый, — дип сөйләделәр "Бердәм Русия" төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә.
"Барлык мөрәҗәгатьләрнең өчтән бере уңай хәл ителгән дә инде. Узган елдагы белән чагыштырганда, мәйданчыклар саны - 250 берәмлеккә, ә кабул ителгән гражданнар саны биш меңгә диярлек арткан. Атна кысаларында гражданнарны шәхси кабул итүдән тыш, халык белән аралашуның башка формалары да булды: күчмә һәм видео кабул итүләр, түгәрәк өстәлләр, юридик консультацияләр", - диде партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: