Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 декабрь 2018, 12:27

Ставрополье кунакка көтә

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров ике төбәк арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек турында килешүнең өстәмә документларына кул куйды.

— Башкортстаннан йөздән артык бала безнең як курортларында ял итте. Бу әлеге өлкәдәге хезмәттәшлекнең башы гына, сезнең республикада да гүзәл, хозур урыннар бик күп. Төбәкләр арасында товар әйләнеше арта, бу тәү чиратта Башкортстан белән безнең крайның икътисады үсешенә бәйле. Башкортстан — эре машиналар төзү төбәге. Республика территориясендә без 12 мең тонна яшелчә сатабыз, — диде Ставрополь губернаторы.
Аның белдерүенчә, төбәкләр алдында Русия Президентының май указында билгеләнгән җитди бурычлар тора. Әле ике төбәк арасында товар әйләнеше 14 миллион доллар тәшкил итсә, бу сан ким дигәндә ике тапкыр артырга тиеш.
Республика җитәкчесе төбәкләргә гомер озынлыгын арттыру, үлемнәрне, шул исәптән сабыйлар үлемен киметү мәсьәләләрен хәл итү дә зарур, дип белдерде. Ул Башкортстан белән Ставрополь краен тыгыз һәм нәтиҗәле мөнәсәбәтләр бәйләвен ассызыклады. Республиканың Ставропольега нефть химиясе, сәнәгать продукцияләрен сатарга һәм крайдан авыл хуҗалыгын алып баруның алдынгы ысуллары тәҗрибәсен өйрәнергә әзер булуын белдерде.
Владимир Владимиров республика эшкуарлары край мөмкинлекләрен үз күзләре белән күрсен өчен киләсе елга Башкортстан делегациясен Ставрополь краена чакырды.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: