Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 декабрь 2018, 12:25

Парламент җитәкчеләре очрашты

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.

Яклар законнар чыгару өлкәсендә арытаба төбәкара хезмәттәшлек итү һәм законнар чыгару тәҗрибәсен уртаклашу, федераль закон проектларын берлектә эшләү, аларны Дәүләт думасы һәм Федерация Советына тәкъдим итү турында фикер алышты, ике парламент арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча консультацияләр үткәрде.
— Безнең республикалар парламентларын күпьеллык дуслык җепләре бәйли. Бу тәҗрибәне ныгытырга һәм үстерергә кирәк, — диде Константин Толкачев. — Башкортстан белән Татарстан парламентара дәрәҗәдә генә хезмәттәшлек итми. Башкарма власть органнары, муниципалитетлар, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар арасында ныклы бәйләнеш булдырылган. Икътисад, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте өлкәләрендә хезмәттәшлек ныгый.
Фәрит Мөхәммәтшин республикага Уфа дәүләт нефть техник университетының 70 еллыгы уңаеннан килде.
Читайте нас: