Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 ноябрь 2018, 11:56

Хезмәт ветераннарына социаль ярдәм сакланачак

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов рәислегендә Президиум утырышы узды.

Киңәшмәдә төбәк дәрәҗәсендә гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең барлык чараларын саклап калу уңаеннан проект тәкъдим ителде. Әлеге проектта 60 яшькә җиткән ир-атларга һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызларга социаль ярдәм чаралары күрсәтү зарурлыгы билгеләнгән.
Шулай итеп, хезмәт ветераны булган ир-атларга - 60 яшьтән һәм хатын-кызларга 55 яшьтән социаль ярдәмнең төбәк чаралары билгеләнәчәк. Бюджетта әлеге чараларга 3,8 миллиард сум акча каралган. Әлеге проект республика Финанс министрлыгы белән килешенгән.
Киңәшмәдә катнашучылар бу проектны хуплады.
Читайте нас: