Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 ноябрь 2018, 11:55

Халыкка якын булу мөһим

"Бердәм Русия" партиясенең эшчәнлеге игътибар үзәгендә.

Бүген Уфаның ВДНХның күргәзмәләр залында "Теләктәшләр партиясе. Партиягә ни рәвешле заманча һәм нәтиҗәле, яхшы кешеләр оешмасы булырга? дип аталган киңәшмә бара.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев бүгенге партияләр торышы, аларның эшчәнлеге турында сөйләде.
Чарада Краснокама районында партияләр эшчәнлеге дә игътибарга алынды. Балаларга, яшьләргә патриотик тәрбия бирү илнең киләчәктә көчле дәүләт булып калуын таләп итә. Бу җәһәттән, районда төрле чаралар, спорт ярышлары оештырыла.
"Бердәм Русия" партиясе эшчәнлеге турында чыгыш булды. Халык белән даими элемтәдә тору, партия вәкилләренең белемен арттыру, җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә җавап бирү даими игътибар үзәгендә булырга тиешлеген ассызыклады алар.
Калтасы районының беренче бүлекчә секретаре Ирина Кононова райондагы эшчәнлек турында сөйләде.
- "Бердәм Русия" партиясенең һәркемгә ачык булуы халыкның ышанычын яулауга этәргеч ул, - диде ул.
Укучыларны сәясәткә җәлеп итү дөресме? Район мәктәпләре белән эшчәнлек авырлыклар тудырмаса да, Уфа, Стәрлетамак мәктәпләренә керү җиңел түгел. Бу җәһәттән, яшьләрне мәҗбүриләп түгел, кызыксындырып җәлеп итәргә кирәк булуын ассызыклады чарада катнашучылар.
Читайте нас: