Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 ноябрь 2018, 12:38

Радий Хәбиров Лагырда мәктәп-интернатта булды

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Салават районының Лагыр авылында Боксит коррекцион мәктәп-интернатында булды.

Директор вазыйфасын башкаручы Әлфия Нурмөхәммәтова сүзләренә караганда, ионда бөтен республикадан 55 бала яши, укыту 9нчы сыйныфка кадәр алып барыла, аннан соң балалар урта махсус уку йортларына керә. Укытучылар һәм тәрбиячеләрдән тыш, укучылар белән психолог, логопед, социаль педагог эшли. Мәктәптә уку һәм яшәү өчен тиешле шартлар тудырылган.
Радий Хәбиров интернатта тәрбияләнүчеләр, педагоглар белән сөйләште, балаларны укытуның оптималь вариантлары турында фикер алышты.
Читайте нас: