Дәваханәдә пациентларга уңайлы шартлар тудыручы "Ачык регистратура" системасы куелган.
- Мәскәүдәге кебек, - диде Радий Хәбиров, башка дәваханә һәм поликлиникаларда мондый системаны кертүнең мөһимлеген ассызыклап.
Дәваханәнең баш табибы Нургали Бикбулатов учреждениенең кадрлар белән тәэмин ителеше турында сөйләде. Югары квалификацияле табиблар эшләгәнлектән дәваханәгә күрше төбәкләрдән дә пациентлар мөрәҗәгать итә.
- Кайда яхшы, шунда киләләр, - диде Радий Фәрит улы.
Дәваханә бинасына капиталь ремонт таләп ителә. Республика аны, барлык исәпләүләрне әзерләп, өстәмә финанслау шартларында башкарырга тәкъдим итте.