Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 ноябрь 2018, 12:15

Бер генә җинаять тә җәзасыз калмасын!

Бүген Русия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаенннан тантаналы җыелыш узды. Анда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.


Ул Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Хокук саклау ооганнары тарихында исем, структура һәм эш алымы берничә тапкыр үзгәрде. Ләкин җинаятьчелеккә каршы аяусыз көрәш, гражданнарның тормышын хәвефсез итү теләге үзгәрешсез кала, - диде Радий Хәбиров. - Бәйрәмегез алдыннан намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт әйтергә телим, "Кешеләргә битараф булмаска һәм бер генә җинаятьне дә җәзасыз калдырмаска" дигән девиз белән эшләгез.


Читайте нас: