Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 ноябрь 2018, 14:20

Шәһәр хәвефсез булырга тиеш

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфаның Гражданнарны саклау идарәсенең мәгълүмат-диспетчер үзәгендә булды.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфаның Гражданнарны саклау идарәсенең мәгълүмат-диспетчер үзәгендә булды.


Төбәк җитәкчесе "Хәвефсез шәһәр" аппарат-программа комплексының сафка кертелгән сегментлары эше белән танышты. Ул җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итүгә багышланган.
Шәһәрдә халык күпләп җыела торган урыннарда 300дән артык камера урнаштырылган. Алардагы мәгълүматлар арытаба мәгълүмати-диспетчер үзәге серверларында саклана.
Радий Хәбиров үзәк белгечләре белән система эшен тикшерде һәм аның арытаба яңартылырга тиешлеген билгеләде.
Әлеге үзәк нигезендә оператив хезмәтләрнең 112 бердәм номеры буенча тиз чакырылуын тәэмин итә торган система эшли, экология хәлен мониторинглау оештырылган, ГЛОНАСС нигезендә транспорт белән идарә итүне мониторинглау системасы кертелгән.
Читайте нас: