Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 ноябрь 2018, 14:12

"Сез халыкка хезмәт итәсез"

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа шәһәре һәм Уфа районы хакимиятләре хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмәдә катнашып, бу территорияләрне үстерү җәһәтеннән төп бурычларны билгеләде.

Семинар барышында уңайлы шәһәр мохите тудыруда башка төбәкләр тәҗрибәсен куллану, урындагы үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләгәндә яңа ысуллар кертү, халык белән аралашуны җайга салу турында фикер алышынды.
— Сезнең эшчәнлекне һәм җитәкчеләрегез эшчәнлеген һәм, гомумән, Уфаның үсешен мин ике төп нигез — нинди профессионал булуыгыз, никадәр нәтиҗәле эшләвегез һәм кешелек сыйфатларыгыз, халыкка булган мөнәсәбәтегез буенча бәяләячәкмен. Чиновник халык белән борын күтәреп сөйләшмәячәк. Сезне бу эшкә беркем дә куып китермәде, үзегез килдегез. Сез халыкка хезмәт итәсез , — диде Радий Фәрит улы җыелучыларга.
Читайте нас: