Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 ноябрь 2018, 14:15

Сез хәл итмәсәгез, үзем тотыначакмын!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа шәһәре һәм районы хакимиятләре хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә вакытында транспорт һәм юл инфраструктурасы мәсьәләләренә дә кагылды.

- Без арытаба да юл төзелешенә ярдәм итәчәкбез. Әйдәгез, Уфада яхшы транспорт системасы оештырыйк. Бирегә кайткач, мин иң элек легаль булмаган автобус йөртүчеләр проблемасы белән очраштым. Моның белән мин түгел, шәһәр һәм министрлыклар шөгыльләнергә тиеш. Якын вакытта конкурслар үтәчәк. Шартлар тудырыгыз, техниканың төзек булуын таләп итегез. Кешеләр гадел көрәштә җиңеп чыгарга тиеш. Сез мине моның артында кем торганын белми дип уйлыйсызмы әллә? Я сез бу мәсьәләне Уфа дәрәҗәсендә хәл итәсез, яисә мин аңа үзем тоиыначакмын, - диде Радий Хәбиров.
Эшләргә теләгән кешеләрне законлы урнаштырырга кирәк. Шабашкада йөрергә теләүчеләргә каршы аяусыз көрәшү зарур, диде ул.
Республика җитәкчесе автобус түбәләрендәге газ баллоннары уңаеннан канәгатьсезлек белдерде.
Читайте нас: