Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 ноябрь 2018, 14:16

Кешеләр белән кешечә эшләргә кирәк

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүгенге киңәшмәдә хәвефсезлек мәсьәләләрен дә күтәрде.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүгенге киңәшмәдә хәвефсезлек мәсьәләләрен дә күтәрде.


- Халыкны иң элек хәвефсезлек борчый. Урамнарны яктыртырга, караңгы урыннарны бетерергә кирәк. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына керү юлларын яктыртыгыз. Тәртип вак мәсьәләләрдән - дөрес куелган юл билгеләреннән, вакытында түгелгән чүптән, сөртелгән язулардан башлана. Уфаның бөтен мәктәпләре дә видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылганмы? Ә балалар бакчалары? Өлешләтә генә. Моның белән шөгыльләнергә туры киләчәк, - диде Радий Хәбиров.
Чыгышы ахырында ул тагын бер тапкыр чиновникларның тупаслыгына әйләнеп кайтты.
- Кешеләр белән кешечә эшләргә кирәк. Бигрәк тә мохтаҗларга карата гадел булырга кирәк. Бу - күпбалалы һәм авыру бала тәрбияләүче гаиләләр. Мондый гаиләләр белән аеруча сак эш итү зарур. Аларның мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләр бу кешеләрнең ничек яшәвен, проблемаларын белергә, аларны хәл итәргә тиеш. Сезнең дөрес эшләмәгән һәр адымыгыз берничә сәгатьтә билгеле булачак. Һәм без тиешле чаралар күрәчәкбез,- диде республика җитәкчесе.
Ул Уфа шәһәре һәм районы җитәкчеләренә ярдәм итәчәген белдерде. Без бер-беребезне ишетербез, дип ышанам, диде ул.
Читайте нас: