Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 ноябрь 2018, 14:18

Гомернең һәр елы кадерле

Бүгенге киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфадагы социаль объектларны төзеп бетерү, шәһәрне тәртипкә китерү бурычын куйды.

Бүгенге киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфадагы социаль объектларны төзеп бетерү, шәһәрне тәртипкә китерү бурычын куйды.


- Башкалада җимерек хәлдә булган меңнәрчә объект табарга мөмкин, - диде ул һәм Шәһәр мәдәният сарае янындагы "Биюче торналар" фонтанын искә төшерде. Элек шәһәрнең визит карточкасы булган объект урынында ресторан өчен өч катлы бина төзелгән. Аның фикеренчә, башкалада матур урыннар да бар, ләкин кайдадыр хәл бөтенләй начар.
Республика җитәкчесе, шулай ук, Амантай урамындагы поликлиника тарихы белән дә хәбәрдар булуын белдерде. Ул биш ел дәвамында төзелеп беткән диярлек, ләкин һаман сафка кертелмәгән.
- Без 200 ел яшәмибез, гомернең һәр елы кадерле. Кешеләрне якындагы учреждениегә бару мөмкинлегеннән мәхрүм итеп, сез аларның күпме нервысын бетергәнсез. Уфа районындагы Авдон авылында да физкультура-савыктыру комплексын тугыз ел төзеп бетерә алмыйлар. Беркемне дә гаепләмим, ләкин бу мәсьәләләрне хәл итүне таләп итәчәкмен. Теләк булса, чишелеш табарга мөмкин.
Радий Хәбиров шәһәргә Амантай урамындагы поликлиниканы сафка кертергә һәм Уфадагы күперләрне ремонтларга ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Өч күпер дә начар хәлдә, аларны төзекләндерү өчен акча бүленәчәк.
Читайте нас: