Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 ноябрь 2018, 17:10

Уфа матур, ләкин пычрак шәһәр

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүген Уфа шәһәре хакимияте киңәшмәсендә катнашты һәм башкала хезмәтләренә шәһәр урамнарын чистарту белән ныклап шөгыльләнергә тәкъдим итте.

Ул бу максатларда ягулык һәм башка чималлар белән ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
—Уфа - матур шәһәр. Кызганычка каршы, аның белән сокланып йөрергә вакыт юк. Ләкин көн дә Салават Юлаев проспектыннан үтәргә туры килә, ә аның читләренә 10 сантиметрлы пычрак укмашкан. Көзен шикәр заводына чөгендер ташыган чорда Чишмәгә барган вакыт искә төште. Уфа юлларында шундый ук пычрак. Урамнарда ул бордюрларга җыела, кибә, шәһәрне тузанга батыра.
Беренче теләк — чисталык белән шөгыльләнү. Бу тиз булмаячак, ләкин эшләргә кирәк. Шәһәрне төзекләндерү, чистартуның гади генә юллары бар. Менә Мәскәүнең Кутузов проспектында ак оекбашта йөрергә мөмкин. Бездә дә шундый чисталык булырга тиеш, — диде республика җитәкчесе һәм мэрия хезмәткәрләренә бергәләп шәһәр буенча сәфәр кылырга тәкъдим итте.
Читайте нас: