Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 ноябрь 2018, 16:55

Телегез сөйләгәнне колагыгыз ишетсен!

Республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә көнүзәк мәсьәләләр каралды. Шуларның берсе кышка әзерлек белән бәйле иде. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу уңайдан тиешле структураларның чыгышын тыңлады.

Республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә көнүзәк мәсьәләләр каралды. Шуларның берсе кышка әзерлек белән бәйле иде. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу уңайдан тиешле структураларның чыгышын тыңлады.


Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев белдерүенчә, тәүге кар безнең әзерлеккә сынау булган. Кешеләр һәм техника сезонга әзер. Территорияләрне барлыгы 2493 урам себерүче һәм 721 данә техника җыештырачак.
— Кыш җитеп килә. Аның нинди булуы әлегә билгесез. Ләкин иң катлаулы һава шартларына әзерләнергә кирәк, йортларда җылы булсын, юллар чистартылсын, кешеләр уңайсызлык тоймасын, — диде Радий Хәбиров.
Әлеге киңәшмәдә юл төзелеше мәсьәләсе дә күтәрелде. Республика җитәкчесен бигрәк тә республикада асфальт салырга мөмкин булган соңгы көн кызыксындырды. Андый дата билгеләнмәвен белгәч, кичекмәстән шушы мәсьәләне хәл итәргә кушты.
— Без бер карарга килергә тиеш. Сез — тәҗрибәлерәк кешеләр, шушы вакыт буенча тәкъдимнәрегезне әйтегез. Башлыклар, юлчылар белән киңәшләшегез. Республикада кайнар асфальт салуны туктаткан бер көн билгеләргә тиешбез, — диде ул.
Ул бу тәкъдимне район башлыклары белән сөйләшкәннән соң җиткерде. Кайберләренең чыгышыннан 14 ноябрьгә кадәр асфальт салыначагы билгеле булды. Ә бит тиешенчә әзерләнмәгән, сулы, карлы, пычрак чокырларга салынган асфальт берничә атна эчендә тузып юкка чыгачак, ди белгечләр.
Радий Хәбиров властьларның Бөрҗән районында ике күперне төзеп бетерә алмауларыннан канәгатьсезлек белдерде. Район хакимияте башлыгының чыгышын тыңлаганнан соң, ул Нәби авылында күпернең 2011 елдан төзелүен ишетеп, хәйран калды.
— Сез үзегезнең нәрсә сөйләгәнегезне ишетәсезме соң ул? 2011 елдан бирле ике бәләкәй күпер төзисез. Намусыгыз бармы? Миңа сезне төргәкләп эштән бушата башларгамыни инде? Дүшәмбе министр үз аякларында шушы күперләр аша йөреп кайткач, андагы хәлләрне миңа җиткерерсез, — диде Радий Фәрит улы.
Ул Уфаның яңа мэры Өлфәт Мостафинга, шәһәрдә социаль-мәдәни объектлар төзүчеләрнең үз бурычларын тиешенчә үтәмәвен күздә тотып, “сезгә авыр, начар мирас” калды, дип белдерде.
Аның сүзләренчә, ведомствоара иминлек секретаре социаль-мәдәни объектлар төзүдәге хәл турында чыгыш ясаган. Доклад төбәк җитәкчесенең ачуын кабарткан.
— Бүген Уфада төзелгән территорияләрне үстерү турында 47 килешү гамәлдә, 5 килешү комплекслы үзләштерүне күзаллый. Аерым территорияләр буенча инженерлык, социаль инфраструктура төзү күздә тотыла. Шул ук вакытта, бу тәңгәлдә төзүчеләрнең бурычы анык күрсәтелмәгән, төзелешне проектлау һәм муниципаль милеккә тапшыру сроклары билгеләнмәгән. Бер генә килешү буенча да төзүчеләр тарафыннан социаль объектлар проектлау һәм төзү гамәлгә ашырылмаган, — дип чыгышны укып күрсәтте Радий Хәбиров.
Шул ук вакытта Уфа хакимияте тарафыннан төзүчеләргә дәгъва белдерү буенча эш алып барылмаган. Республика җитәкчесе Өлфәт Мостафинга хәлнең асылына төшенергә кирәклеген әйтте.
Оператив киңәшмәдә шулай ук дарулар һәм медицина җиһазлары белән тиешенчә тәэмин ителмәү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рафаэль Яппаров белдерүенчә, льготникларны дару препаратлары белән тәэмин итү, җиһазлар сатып алу буенча дәүләт заказчысы бурычлары Матди-техник тәэминат идарәсенә йөкләтелгән. Быел идарә тарафыннан 2769 сатып алу игълан ителгән, 4 миллиард 535 миллион сумга дәүләт контракты төзелгән. Икътисади үсеш министрлыгы аша игълан ителгән 417 аукционның 348е тәмамланган. Әлеге идарәгә юнәлтелгән бюджет акчасы 6 миллиард 179 миллион сум тәшкил итә.
Төп проблемалар арасында Рафаэль Яппаров сатып алулар өлкәсендә тәҗрибәле белгечләр юклыгын, кадрлар агымының югары булуын, идарә җитәкчелегенең еш алмашынуын атады.
— Без җир тетрәү түгел, ә үзебезгә бәйле булган анык күренешләр турында сөйлибез. Сез шулай эшләгәнсез һәм ахыр чиктә торглар үтмәгән, дару препаратлары сатып алынмаган. Сез эшләп бетермәгән эш — гади кешеләргә зыян китергән гадәттән тыш хәл. Сез чаң сугарга тиеш идегез, — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров әлеге учреждение җитәкчелегенә.
Ул җаваплы структураларга Хөкүмәт алдында һәр ике ай саен отчет тотарга кушты.
Быел республикада 219 ятим бала гына закон белән каралган түләүсез фатир алалган. Ә барлыгы 5841 кеше чиратта тора. Аларга торак төзү өчен бүленгән 873 миллион сумның нибары 103,6 миллионы (12 процент) гына үзләштерелгән.
Инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә торак бүлү белән дә шундый хәл. 791 кешенең алтысы гына фатир алалган, төзелеш оешмалары 20 миллион сумның 20 процентын гына үзләштергән.
Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Григорий Невоструев бу хәлне аукцион игълан итү өчен заявканы дөрес тутырмау яисә ятим балаларга фатир төзүче төзелеш оешмалары булмау сәбәпле, торгларның үтмәгән дип танылуы белән аңлатты.
Чарада Радий Хәбиров Баймак районында килеп туган хәлгә ачыклык кертте. Район халкы аңа укытучыларның көзге каникуллар вакытында түләүсез ялга җибәрелүе турында зарланган иде. Район хакимияте башлыгы Илшат Ситдыйков бу уңайдан күрсәтмәләрен берничә тапкыр үзгәрткән.
— Беренчедән, бу матур түгел. Мондый акылсызлык эшләмәгез. Күрше төбәктә бер кыз ниләр сөйләп ташлады, бөтен ил шаккатты. Башыгызны бервакытта да югалтмагыз. Икенчедән, мине беркайчан да алдарга тырышмагыз. Бу барыгызга да кагыла. Ничек бар шулай әйтегез, чөнки без мөнәсәбәтләрдәге иң мөһим нәрсәне – ышанычны югалтачакбыз. Ул югала икән, мин бердәм эшне дәвам итүнең мәгънәсен күрмим. Моннан сабак алыгыз, — диде Радий Хәбиров.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: