Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 ноябрь 2018, 17:07

Рамазан Радий Хәбировтан бүләк алды

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Әбҗәлил районына баргач, бәләкәй малай белән сөйләшеп торуы сурәтләнгән фото Интернетта зур популярлык яулады. Радий Фәрит улы малайга бүләк вәгъдә иткән булган икән.

Җитәкче сүзендә торды: Әбҗәлил районының Еникәй авылында яшәүче Даутовларның балаларына Уфадан бүләкләр килеп җитте, дип хәбәр итә "Медиакорсеть" сайты. Рамазан республика җитәкчесеннән киндер-сюрприз сораган булган.
Радий Фәрит улы малайга бүләк итеп - зур конструктор, ә сеңлесе Ирадага матур курчак һәм теге фотосурәтне җибәргән. Анда шундый теләкләр язылган: "Яшь дустым! Теләкләрем сиңа булган ихлас мөнәсәбәтемне җиткерсен! Бәхет, акыллы карарлар, яңа ачышлар!"
Әнисе Алия Фәрит кызы Даутова сүзләренә караганда, Рамазан ачык күңелле, аралашучан, кызыксынучан малай. Ул Баем авылындагы балалар бакчасына йөри, техника белән кызыксына, барлык марка автомобильләрне белә. Республика Башлыгы белән очрашкан көнне малай кызыксынып җитәкченең кортеджын караган, шуның белән Радий Хәбировның игътибарын җәлеп иткән.
Читайте нас: