Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 ноябрь 2018, 17:08

Радий Хәбиров селектор киңәшмәсендә катнашты

7 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика предприятиеләрен көзге-кышкы чорга әзерләүгә багышланган селектор киңәшмәсендә катнашты. Видеоконференция режимындагы киңәшмәне Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко үткәрде.

Башкортстанда барлык күпфатирлы йортлар һәм социаль тармак объектлары җылылык челтәренә тоташтырылган. Барлык торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика предприятиеләре көзге-кышкы чорга әзер.
Ягып җылыту чорына әзерлеккә һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрүгә 5,8 миллиард сум тотынылган.
Читайте нас: